Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росстат 2017 елда иң кыйммәтле һәм иң арзанлы яңа ел бүләкләрен атаган

Ведомство мәгълүматлары буенча, иң арзанлы яңа ел бүләге - 300 сумнан бераз гына артык торучы сөлге.


("Татар-информ"). Россиядә Яңа ел чорына барыннан да бигрәк китаплар һәм парфюмерия кыйммәтләнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт федераль статистика хезмәте хәбәр итүенчә, яңа елга иң яхшы бүләк бәясе бер ел эчендә 4,9 процентка үсеп, хәзер 310,9 сум булган. Хушбуй 1700 сум булып, ел эчендә 4,1 процентка арткан.

Смартфоннар 2017 елда узган елгыдан 5,5 процентка арзанайган һәм аларны 8900 сумга кадәрге бәягә алырга була. Шул ук вакытта смартфоннар Дәүләт федераль статистика хезмәте исемлегендә иң кыйммәтле бүләкләр булып тора. Ведомство мәгълүматлары буенча, иң арзанлы яңа ел бүләге - 300 сумнан бераз гына артык торучы шәхси сөлге.

Дәүләт федераль статистика хезмәте исемлегендә бүләкләр тугыз төрдә. Чагыштырулар шулар буенча башкарылган да. Йомшак уенчыклар - уртача бәясе 523 сум, узган ел белән чагыштырганда 3,8 процентка арткан; китаплар - 310,9 сум (4,9 процентка арткан); керфек буявы - 455,5 сум, (+2 процент) ; кәстрүлләр - 723,9 сум, (+3,9 процент); шоколад - 835 сум (+1,1 процент); шәхси сөлге - 300,9 сум (+3,5 процент); смартфон 8,9 мең сум (- 5,5 процент); коньяк - 1,3 мең сум ( +1,6 процент); хушбуй - 1,7 мең сум ( +4,1 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев