Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең санитария-эпидемиология хезмәте оешуга – 95 ел.

15 сентябрьдә Россиянең санитария-эпидемиология хезмәте оешуга - 95 ел.

Мөслим районында әлеге хезмәт 1948 елда барлыкка килә. Санитария-эпидемиология станциясе белән җитәкчелек итү Тамара Якуповага тапшырыла. 1953 елда, эшкә Казаннан табибә Гөләндәм Хәбибуллина кайтып, станциядә бактериологик лаборатория ача. Төрле елларда санэпидстанцияне Әлфия Ризванова, Фәхрәнур Гыйльмуллина, Мөтәвәрига Хазбулатова, Кафия Мөхәммәтова, Рәмзия Шәйгәрданова, Сабит Кәримов, Рамил Муллин җитәкли. Рамил Хәмзович эшләгән чорда санэпидстанция өчен ике катлы бина төзелә. Аны ачуда катнашкан ТР санитария-эпидемиология күзәтчелеге идарәсенең баш табибы В. Морозов оешмага яңа "УАЗ" машинасы бүләк итә. Соңыннан оешма белән Илмир Шәфыйков, Гүзәлия Зиннурова җитәкчелек итә.

2014 елда оешманың исеме үзгәртелеп, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге һәм "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалы оештырыла. Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә 11 белгеч хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев