Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең иң яхшы һәм иң начар юллы шәһәрләре аталды

Казан яхшы юллы шәһәрләр рейтингының унлыгына кертелгән, дип яза "Татар-информ".

Гомумроссия халык фронты белгечләре илнең иң тигез һәм чокырлы юлларына ия булган шәһәрләрен атады. "Российская газета"да бастырылган рейтинг буенча, Төмән трассаларның сыйфаты буенча беренче урында тора, ә Махачкала - соңгы баскычта.

Моннан тыш, төзек юллар унлыгына Ханты-Мансийск Майкоп, Белгород, Казан, Салават, Мәскәү, Череповец һәм Калининград шәһәрләре кертелгән.

Ә начар юллы шәһәрләр исемлегендә Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре, шулай ук Волгоград, Владивосток, Орел, Кондопога, Нальчикка, Ковров, Тверь, Орск һәм Махачкала урын алган.

Сүз уңаененан, Махачкалада тикшерүчеләр иң зур юл чокырын тапкан. Аның тирәнлеге өч, озынлыгы алты метр икән.

Агымдагы елда Гомумроссия халык фронты белгечләре Россиянең 84 субъектындагы 110 шәһәр трассасын тикшергән. Проектның координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев сүзләренә караганда, 2015 ел белән чагыштырганда, ил юлларының сыйфаты яхшырган. "Бу үзгәреш финанслауны арттыру һәм федераль программалар ярдәме булырга мөмкин", - дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X