Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр ачыкланды

Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.


(«Татар-информ»). «РИА Рейтинг» компаниясе аналитиклары Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләрен атады, дип яза «Российская газета».

Югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр арасында лидерлар - төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шулай ук Мәскәү шәһәре. Төньяк Кавказда яшәүчеләр исә иң аз хезмәт хакы ала.

Ямал-Hенец автономияле округында хезмәткәрләрнең 24 проценты диярлек аена 100 мең сумнан артык акча эшли. Икенче урында - Чукотка (20,9 процент), өченчедә - Мәскәү (17,05 процент).

«Тагын алты төбәктә (Hенец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы - Югра, Камчатка крае һәм Саха (Якутия) Республикасы) әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып китә», - диелә хәбәрдә.

Төньяк Кавказ республикалары һәм Россиянең үзәк төбәкләрендә яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы алып эшли. Анда эшкә сәләтле кешеләрнең нибары 0,48-0,56 проценты гына өенә 100 мең сумнан артык акча алып кайта.

Тулаем алганда, Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев