Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләрнең җәйге ялларга чыгымы 4 процентка арткан

Бер гаилә әгъзасына чыгым 37 мең тирәсен тәшкил иткән. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең быелгы җәйге ялларга чыгымнары узган елгы белән чагыштырганда 4 процентка арткан. Бер гаилә әгъзасына чыгым 37 мең тирәсен тәшкил иткән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости. Быел җәйге...

Бер гаилә әгъзасына чыгым 37 мең тирәсен тәшкил иткән.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең быелгы җәйге ялларга чыгымнары узган елгы белән чагыштырганда 4 процентка арткан. Бер гаилә әгъзасына чыгым 37 мең тирәсен тәшкил иткән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Быел җәйге ялга бару бер гаилә әгъзасына уртача 37 мең 363 сум булган. Алдагы ел бу сумма уртача 36 мең 26 сумны тәшкил иткән булган.

Шулай итеп, быел чыгымнар алдагы елдан 4 процентка югары, әмма күзаллаганнан кимрәк булган, дип җиткерә социологлар. Май аенда россиялеләр ялга 39 мең 806 сум тотарга ниятләгән булган, дип искәртә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге.

Бөтенроссия "ВЦИОМ-Спутник" сораштыруы 2017 елның 12-14 сентябрь көннәрендә 1,8 мең респондент арасында үткәрелгән. Сораштыру алымы - телефон аша интервью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X