Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләрнең өчтән икесе диярлек картлыкның уңай якларын күрә

Имин картлык турындагы күзаллаулар 10-20 елда нык үзгәргән: хәзер кешеләр өчен иң мөһиме саклык акчалары түгел, ә кызыклы үткән тормыш дип саный. Сораштырылган россиялеләрнең дүрттән өч өлеше (73 процент) картлык аларны куркытмавы хакында белдерә. 25 процент исә, элеккечә картлыктан куркуы турында җиткерә. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ)...

Имин картлык турындагы күзаллаулар 10-20 елда нык үзгәргән: хәзер кешеләр өчен иң мөһиме саклык акчалары түгел, ә кызыклы үткән тормыш дип саный. Сораштырылган россиялеләрнең дүрттән өч өлеше (73 процент) картлык аларны куркытмавы хакында белдерә. 25 процент исә, элеккечә картлыктан куркуы турында җиткерә. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре буенча хәбәр итә, дип белдерә INTERFAX.RU. 62 процент респондент фикеренчә, теләсә кайсы яшьтәге кебек бу чорның да үз өстенлекләре бар. Уңай яклары дип, туганнар һәм якыннар белән аралашу (36 процент), вакытның ирекле булуы (19 процент), яраткан эшең белән шөгыльләнә алу (17 процент), тормыш тәҗрибәсенә бай булу (13 процент) атала. Сораштырылган россиялеләрнең өчтән бере (33 процент ) картлыкның бернинди өстенлекләрен күрмәвен җиткергән. Картлыкның куркыныч булуын авырулар (34 процент), пенсия күләме аз булып, акча җитмәү (33 процент), ялгызлык (20 процент) һәм үлемнән курку (11 процент) белән бәйлиләр. Социологлар мәгълүматы буенча, картлыкның кайсы яшьтә башлануы турында фикерләр төрлеләнгән: 27 проценты аны 60тан 64 яшькәчә, 19 проценты - 55тән 59га, 17 проценты - 50 - 54 яшьләрдә, 11 проценты - 70 тән 74кә, 8 проценты - 65тән 69 яшькә кадәр дип җиткергән. Имин картлык турындагы күзаллаулар соңгы 10-20 елда нык үзгәргән: хәзер россиялеләрнең яртысыннан артыгы (54 процент) кызыклы тормыш белән яшәүчеләр үзләрен яхшы хис итә дип саный (1998 һәм 2009 елларда бу фикер 32 процент һәм 39 процент булган). 37 процент респондент хәзер кемнәрнең саклык акчалары бар, аларга яшәү яхшы дип белдергән (68 процент 1998 елда һәм 53 процент шундый фикер 2009 елда җиткерелгән булган). Бөтенроссия телефон аша сораштыру 1200 респондент арасында 25-26 сентябрь көннәрендә үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев