Бәяләрнең артуы россиялеләр өчен иң җитди проблема булып кала. «Левада үзәге» социологлары тарафыннан үткәрелгән сораштыруда катнашучыларның 61 проценты җавапның шушы вариантын сайлаган, дип яза «Известия».
Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәйган, ул чагында респондентларның 72 проценты инфляцияне беренче урынга куйган.
Иң кискен проблемалар исемлегендә фәкыйрьлек (45 процент) - икенче, эшсезлек һәм коррупция (33 процент) өченче урында урнашкан.
Россиялеләрне гражданнарның хокукларын, демократик иреген һәм гаммәви мәгълүмат чараларының бәйсезлеген чикләү проблемасы бик аз борчый (4 процент).
Хисап палатасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быелның беренче кварталында хәерчелек чигендә яшәүче россиялеләрнең саны 22 миллионга (15 процент) җиткән.
Ведомство башлыгы Татьяна Голикова үз хисабында билгеләп үткәнчә, бу - 2016 елгы күрсәткечтән күбрәк. Узган елның декабрендә Россиядә хәерчеләр саны 19,8 миллион иде. Быелның беренче кварталында яшәү минимумы 9909 сум тәшкил итә.
Нет комментариев