Мөслим-информ

Россиялеләргә май бәйрәмнәре генә җитми

Эше булган һәр алтынчы россиялеле май башында атна ярым ял итәчәк. Моның турында Superjob тикшеренүләр порталы хәбәр итә. 1600 россиялене сораштырганнан соң шундый нәтиҗәләр алынган.

Ватандашларыбызның 17 проценты 5-8 май аралыгында дүрт көнлек ял алырга ниятли. Сораштырылучыларның кайберсе моны инде ел башыннан ук планлаштырып куйган.

Ләкин шулай булса да, респондентларның 63 проценты 1 Май һәм Җиңү бәйрәме арасында бернинди ял алырга җыенмый. Монда эш җитәкчеләрнең отпускны график буенча алырга рөхсәт итүендә генә түгел. Кешеләрнең кайберләре икътисади якны карый: бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен көнлек хезмәт хакы арта бит.

Май аенда ял алырга теләүчеләр арасында хатын-кызларга караганда, ир-атлар күбрәк. 25-44 яшьлекләр бу вакытта ялны хуп күрсә, 45тән өлкәнрәкләр, киресенчә, май бәйрәмнәрен бер атна ярымлык ялга әйләндерергә теләми.

Россиялеләрнең күпчелеге май бәйрәмнәрендә туганнары янәшәсендә булырга тели. Алар исә, үз чиратында, парадка барырга, сугыш турында фильмнар карарга ниятли. Ә һәр бишенче кеше дачага яки авыл бакчасында казынып, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәчәк. Сораштырылганнарның 13 проценты үз ялын шәһәр читендә күзаллый. Респондентларның 7 процентының май бәйрәмнәрдә эш сменасы туры килә. Ватандашларыбызның һәр егерменчесе илебез буйлап сәяхәт итәчәк. Ә чит илгә халыкның бары тик 2 проценты гына барачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: