Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә Айга очу мөмкинлеге туды

Кандидатлар инженер, фәнни яки очыш буенча махсус югары белемле һәм эш тәҗрибәсенә ия булырга тиешләр.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Роскосмос яңа "Федерация" кораблендә Айга очу өчен космонавтлар җыя. Яшьләре 35тән узмаган Россия гражданнарының кандидатуралары карала. Кандидатлар инженер, фәнни яки очыш буенча махсус югары белемле һәм эш тәҗрибәсенә ия булырга тиешләр. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

Роскосмос дәүләт корпорациясе башлыгының беренче урынбасары Александр Иванов кандидатларны декабрь аена кадәр җыюларын һәм 6-8 кеше кирәк булачагын җиткерә.

Бәхет елмайганнар яңа "Федерация" космик кораблендә беренче булып Айга юл алачак. Кандидатларның ир-атмы яки хатын-кызмы булуы мөһим түгел, андый искәрмә юк.

Конкурсантлар белем һәм һөнәри яраклылык, медицина тикшеренүе, психологик сыйфатларга бәяләмә, физик әзерлек буенча тестлаштыру узачак. "Өстенлек Россия авиациясе һәм ракета-космик сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә", - диелгән Роскосмос матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев