Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр журналистлар һәм полиция хезмәткәрләренә караганда, социологларга күбрәк ышана

«ВЦИОМ-Спутник» тарафыннан 7-9 ноябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,8 мең кеше катнашкан.


("Татар-информ»). Россиялеләр журналистлар һәм полиция хезмәткәрләренә караганда, социологларга күбрәк ышана. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый, дип хәбәр итә РИА Новости.

Үзәк белгечләре россиялеләрнең нинди яңалыкларга күбрәк ышануын ачыклаган.

Биш баллы шкала буенча социологның уртача баллы - 3,33, журналистныкы - 3,13, полиция хезмәткәрләренеке 3,12 баллга тигез. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 40 процентка якыны социологиянең нәрсә икәнлеген белә, 10 проценты аның атамасын гына ишеткән, ә 1 проценты бу сүзне әле беренче тапкыр ишетә.

«ВЦИОМ-Спутник» тарафыннан 7-9 ноябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,8 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев