Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр үзебездә җитештерелгән продуктларны күбрәк сатып ала башлаган

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Зур шәһәрләрдә яшәгән россиялеләрнең яртысыннан артыгы (64%)зебездә җитештерелгән продуктларны сатып алу яклы. Иң югары ышаныч дәрәҗәсе - үзебездә җитештерелгән казылык һәм иткә.

Бу хакта Ipsos Comcon маркетинг компаниясенең "Росиндекс" тикшеренү мәгълүматлары сөйли, дип яза "Известия".Тикшеренүдән күренгәнчә, 16 яшьтән өлкәнрәк россилеләрнең 64%ы үзебездә җитештерелгәнне сайлый. 54% шәһәрле товарларның югары сыйфаты өчен өстәмә түләргә әзер. Әмма шул ук вакытта 47% һәрчак акцияле тәкъдимнәрне эзли.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, ташламалы товарларны эзләргә россиялеләр кризис вакытында күнеккән һәм бу гадәт хәзер дә саклана.

Шул ук вакытта белгечләр ачыклаганча, хатын-кызлар, ир-атларга караганда, үзебездә җитештерелгәнне ешрак сайлый: 40% хатын-кыз һәм 32% ир-ат.

Үзебездә җитештерелгән продукциягә кызыксыну арту, белгечләр фикеренчә, Россия җитештерүчесенә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев