Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр яңа машиналарны ешрак сатып ала башлаган

Июльдә тотылган автомобильләрне сату күләме 1 процентка кимегән, ә аларга бәяләр 6 процентка төшкән, дип яза "Татар-информ".

Россиядә яшәүчеләр яңа автомобильләргә ешрак өстенлек бирә башлаган. Бу хакта «АвтоСтат» аналитик агентлыгының башкарма директоры Сергей Удалов хәбәр итте, дип яза Известия.

Аның сүзләренчә, элегрәк россиялеләр, акчаларын янга калдыру максатыннан, тотылган машина алырга тырышкан. Омтылышның үзгәрүе гадәти күренеш, чөнки яңа машина алганда, аның хуҗалары заводтан гарантия белән төзек транспорт чарасына ия була, дип хәбәр итә "360" телеканалы. Әлеге сәбәп белән июльдә тотылган автомобильләрне сату күләме 1 процентка кимегән, ә аларга бәяләр 6 процентка төшкән.

Күптән түгел Ford Focusның Россиядә тотылган иң популяр чит ил машиналары рейтингын җитәкләве билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев