Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр туй мәҗлесен үткәргәндә акчаны уйлап тотарга кирәк дип саный

Туй үткәрергә теләгән парлар арасында яз һәм кыш айлары популяр түгел.


Россиялеләрнең күпчелеге туй мәҗлесен үткәргәндә акчаны уйлап тотарга кирәк дип саный. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары шул хакта сөйли, дип хәбәр итә "ТАСС".

«Илебездә туй мәҗлесе никахлашуның аерылмас өлеше саналса да, гражданнарның 9 проценты гына кыйммәтле купшы бәйрәм үткәрергә кирәк дип әйтә, 77 проценты исә туйга акчаны уйлап тотарга кирәк дигән фикердә тора», - диелә хәбәрдә.

Респондентлар ЗАГСта теркәлү (75 процент), туганнар һәм дуслар (61 процент), кияү һәм кәләшнең киемнәрен (59 процент) туй йоласының мәҗбүри элементлары дип саный.

Россиялеләр шулай ук җәй һәм көзне (51 һәм 45 процент) туй үткәрү өчен иң яхшы вакыт дип исәпли.

Яз һәм кыш айлары популяр түгел (13 һәм 5 процент). Сораштыру быелның 9-10 августында 1200 кеше арасында үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев