Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр сәламәтлекне ныграк кайгырта башлаган - сораштыру

Сораштыру барышында респондентларның өчтән бере сәламәтлек эмоциональ хәлгә бәйле дигән, дип яза "Татар-информ".

Россиялеләр фикеренчә, сәламәтлек - тормыш сыйфатын билгеләүче иң мөһим фактор. Бу хакта РИА Новости Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) һәм Bayer компаниясе сораштыруына сылтама биреп яза.

Шулай итеп, ил халкы сәламәтлекне биш баллдан 4,77 дип бәяләгән. Сораштырылучыларның якынча 32 проценты сәламәтлек эмоциональ хәлгә бәйле дип саный, 28 проценты - экологик вәзгыять, 24 процент - квалификацияле медицина ярдәме һәм тагын шул кадәре - сыйфатлы ризык.

Сәламәтлек шулай ук Россиядә яшәү сыйфатын билгеләүче топ-6 исемлегенә дә кертелгән. Соңгы өч ел дәвамында рейтинг үзгәрми һәм аңа сәламәтлек, иминлек, тотрыклы хезмәт хакы , экология, сыйфатлы азык-төлек продуктлары, шулай ук медицина ярдәме керә.

Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, Россия халкы экологиядән, коммуналь инфраструктура үсеше һәм медицина ярдәменнән канәгать түгеллеге ачыкланган.

Билгеләп үтелгәнчә, сораштыруда 18 яше тулган 1,8 мең респондент катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев