Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиякүләм муниципаль берәмлек бәйгесе җиңүчеләренә 40 миллион сум бүлеп бирелә

Җиңүчеләр арасында Татарстанның да ике төбәге бар.

("Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Иң яхшы муниципаль практика" бәйгесендә җиңүче булган Россия Федерациясе төбәкләренә 40 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйган. Бу хакта бүген Хөкүмәт сайтында бастырылган документ ка нигезләнеп ТАСС агентлыгы язып чыкты.

Акча җиңүче булган - икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге тармаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 18 муниципаль берәмлеккә бүленә.

Прмьер-министр карары белән узган елның августында расланган конкурс әле беернче тапкыр гына уздырыла. Җиңүчеләр РФ вице-премьеры Дмитрий Козак рәислегендәге федераль конкурс комиссиясе тарафыннан ачыкланды.

Җиңүчеләр арасына Башкортстанның - дүрт, Татарстан, Ростов өлкәсе һәм Краснадар краеның - икешәр, Чечен, Волгоград, Воронеж, Ленинград, Мәскәү, Рязань, Саратов һәм Сахалиннан берәр төбәк эләккән.

Татарстан җиңүчеләре - Лаеш шәһәре һәм Мөслим авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев