Россиядә яшелчә бәяләре түбән төшә башлаган. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев җиткерде, дип яза "Известия". Бәяләрнең көз айларында да түбән тәгәрәве көтелә.
"Сүз дә юк, көзгә бәяләр төшәчәк. Көз - яшелчәләргә мул чор һәм ул бәяләрдә дә чагылыш табачак", - дигән Ткачев.
"Хәзерге вакытта иң кирәкле яшелчәләргә бәя 15 процентка төште", - дип белдергән министр "Россия 24" каналына. Ул шулай ук 2017 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең үсеше 3,5-4 процент булачагын да җиткерде.