Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә кирәк, дип саный. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 78 процент граждан шундый фикердә, бары тик 12 проценты гына язылышмыйча тору яклы, дип яза «Известия».
Сораштыру нәтиҗәләре буенча 87 процент өйләнгән һәм 64 процент өйләнмәгән ир-ат рәсмиләштерелгән никах яклы булуын белдергәннәр. Шунысы кызык: сайлаган пары белән паспортка мөһер суктырмый гына яшәүчеләрнең 51 проценты та шул ук фикердә икән.
Россия халкы, ир-атларга 27 яшьтә, ә хатын-кызларга - 23 яшьтә гаилә кору кулай, дип саный.
Россия статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 аенда никахларын рәсмиләштерүчеләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8,5 процентка күбрәк икән. Экспертлар моны яшьләрнең ипотека алырга теләү һәм ана капиталы программасын куллану ниятләре белән бәйли.
Нет комментариев