Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүчеләр Бердәм дәүләт имтиханы буенча үзгәрешләр таләп итми башлаган

Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәт халыктан Бердәм дәүләт имиханнарын камилләштерү буенча йөзгә якын тәкъдим кабул иткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында язылган.


Россиядә яшәүчеләр Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәткә Бердәм дәүләт имиханнарын кискен үзгәртергә тәкъдим итми башлаган. Мөрәҗәгатьләр гадәттә оештыру төсмерен йөртә, ә аларның саны бер елга ике тапкырга кимегән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Идарә халыктан кабул ителгән Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерүгә караган тәкъдимнәрне анализлауны төгәлләгән", - диелә матбугат хезмәтенең хәбәрендә. Барлыгы йөзгә якын мөрәҗәгать килгән, узган ел аларның саны - 200гә якын, ә 2014 елда 10 тапкырга артык - 1 меңгә якын булган.

Иң күп тәкъдим имтихан расписаниясенә төзәтмәләр кертү һәм апелляция процедурасын үзгәртүгә карый. Шулай ук укучының аудиториядән чыгу вакытын теркәргә, имтиханга циркуль алып керүне рөхсәт итәргә, биремнәрдә шрифтны үзгәртергә дә тәкъдим иткәннәр. Кемдер "башка бернәрсәне дә үзгәртмәүне" сораган, дип белдерә матбугат хезмәте.

Идарәдә әйтүләренчә, барлык тәкъдимнәр белгечләр тарафыннан өйрәнелгән һәм киләчәктә эш барышында кулланылачак.

Белешмә өчен: Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәт халыктан Бердәм дәүләт имтиханнарыннан соң ел саен тәкъдимнәр җыя. Быел алар 11 августка кадәр кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев