Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүче халыкның яртысы исерткеч эчемлек куллануны киметкән

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты салгалап алуын җиткергән. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Соңгы елда Россиядә яшәүче халыкның яртысы диярлек исерткеч эчемлекне азрак куллана башлаган, гражданнарның 39 проценты бөтенләй эчми. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сорауштыру нәтиҗәсенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Социологлар мәгълүматы буенча, 2009 елда илдә яшәүчеләрнең чиреге эчмибез дип белдергән булган. Хәзер 39 процент халык алкоголь кулланудан баш тарткан. 18-24 яшьлек хатын-кызларның - 47% проценты исерткеч эчемлектән баш тарта.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты гына салгалап алуын җиткергән. Алар айга берничә тапкыр спиртлы эчемлек кулланулары турында белдергән.

Илдә 16 процент халык (23 процент ир-ат һәм 11 процент хатын-кыз) айга ике-өч тапкыр салгалап ала икән. 25-34 һәм 35-44 яшьлекләр - иң күп алкоголь кулланучылар.

2017 елда сораштыруда катнашучыларның бары тик 4 проценты гына хәмерне күбрәк куллана башлавын, 44 проценты - киресенчә булуын белдергән.

"Сәламәт яшәү рәвеше алып бару киң колач җәя бара. Бу бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган", - дип белдергән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүмати сәясәт һәм кооммуникацион технологияләр практикасы җитәкчесе Кирилл Родин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X