Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә Әтиләр көнен бу көздә үк бәйрәм итәргә мөмкиннәр

Октябрьнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итү тәкъдимен 2014 елда Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин инициатива төркеме карауга керткән, дип яза "Татар-информ".

РФ Хөкүмәтендә Әтиләр көненә багышланган бәйрәм турындагы инициатива әзерләнә. Быел Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп тә үтәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Известия" үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

Октябрьнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итү тәкъдимен 2014 елда Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин инициатива төркеме карауга керткән. Бәйрәм һәм истәлекле даталарны гамәлгә кую дәүләт башлыгы вәкаләтенә керү сәбәпле, хәзер бу мәсьәлә закон органнарында каралмый.

"Президент, бу бәйрәм булырга тиеш, дип санаса, аны раслаячак. Бу файдалы дата дип саныйм. Ул - җәмгыятькә балалар тәрбиясендә аталар роленең әниләрнекеннән ким булмавын белдерү мөмкинлеге", - дигән Сидякин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев