Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә телефон аша реклама таратуның яңа ысулын уйлап тапканнар

Шунысы кызык: әлеге төр спам канунга каршы килми, ди.

Россиядә спам - теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номердан алынмый калган чакыру пәйда булачак. Әгәр дә телефон хуҗасы әлеге номер буенча шалтыратса, җавапка реклама хәбәре ишетәчәк.

Telecom Daily компаниясе бу уңайдан үз тикшерүен уздырып караган: әлеге төр спам белән Россиядә яшәүчеләрнең 65 проценты очрашкан инде. Соңгы ярты елда шундый реклама тарату очраклары 50 процентка арткан. Монополиягә каршы федераль хезмәттә әйтүләренчә, гамәлдәге кануннар спамның мондый төренә каршы килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X