("Татар-информ"). Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе эшмәкәрләр һәм кулланучыларның хокук-бурычларын билгели торган "Сатып бетерү турында"гы Федераль канунны эшләүне һәм кабул итүне тәкъдим итә. Бу хакта "Известия" җиткерә.
Ассоциация әлеге тәкъдимне Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка юллаган, дип хәбәр итә RT. Идарә тармагында хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәлә буенча караш мөрәҗәгать кергәннән соң формалашачак.
Канун проекты авторлары сатып бетерү һәм аның иң таралган төрләре төшенчәсен ныгытуны һәм гадел булмаган эшмәкәрләр, кулланучылар өчен җаваплылыкны билгеләүне тәкъдим итә.
Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе чит илләрдә сатып бетерүне көйләүдә уңай тәҗрибә булуын билгеләп үтә. Ассоциация һәр елны хөкүмәт сатып бетерү рәсми календарен билгеләүче Италия тәҗрибәсен үрнәк итеп китергән.
Нет комментариев