Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә пенсия яшен арттырдылар

Россия хөкүмәте хатын-кызларга — 63, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады, дип яза Интерфакс.

Пенсия яшен 2019 елда аз-азлап арттырырга җыеналар. Әлеге арттыру адымнары ир-атлар өчен 2028 елда, хатын-кызларга 2034 елда тәмамланачак.

Закон проекты кабул ителгән очракта киләсе елдан россиялеләрнең лаеклы ялга чыгу яше ел саен бер елга арта башлый, бу пенсиягә чыгып өлгерүчеләргә кагылмый.

Премьер-министр Дмитрий Медведев фикеренчә, пенсия яшен арттыру турындагы карарлар бик четерекле, әмма дәүләт шуннан башка социаль өлкәдә дә, яшәү дәрәҗәсен үстерү һәм икътисад өлкәсендә дә шунсыз алга китә алмаячак.

 

Реклама

Яндекс.ДиректВот это да, Новая дебетовая карта!akbars.ru ПАО "АК БАРССкрыть рекламу:Не интересуюсь этой темойТовар куплен или услуга найденаНарушает закон или спамМешает просмотру контента

Спасибо, объявление скрыто.

Подбор ОСАГО. Техосмотр. ЕжедневноОплата картойsto01.ru Содействие в подборе финансовых услуг/организацийСкрыть рекламу:Не интересуюсь этой темойТовар куплен или услуга найденаНарушает закон или спамМешает просмотру контента

Спасибо, объявление скрыто.

Шулай итеп, киләсе елда пенсия яше җиткән 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызлар пенсиягә 2020 елда 61 һәм 56 яшьтә чыгачак.

1960 елгы ир-атлар һәм 1965 елгы хатын-кызлар пенсиягә 2022 елда чыга ала. Алга таба шул «адым» сакланачак.

Халыкта канәгатьсезлек тудырган әлеге үзгәрешне инфляция чиген узып, пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди хакимияттәгеләр. Әлеге закон проекты каникуллардан соң кабул ителеп, гамәлгә керер дип фаразлана.

Фото: pixabay.com

ЧЫГАНАК: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/armyycha-eshlgez-rossiyad-pensiya-yashen-arttyralar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев