Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ишегалды территорияләренең бердәм реестры булдырылачак

Һәр кулланучы төзекләндерүдә мохтаҗ объектларны үзе сайлый алачак, дип яза "Татар-информ".

Россиядә беренче тапкыр барлык ишегалды һәм башка иҗтимагый территорияләрнең инвентаризациясе булачак. Алар турындагы мәгълүмат торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасындагы махсус электрон реестрга теркәләчәк. Бу хакта Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җиткерде, дип яза "Российская газета".

Министрлыкта хәбәр ителгәнчә, бу яңалык гражданнарга шәһәр мохитенә йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк. Реестрда һәр Рунет (рус интернеты) кулланучысы, аның фикеренчә, төзекләндерүдә мохтаҗ объектларны үзе сайлый алачак. Шунда ук башкарылган эш сыйфатын тикшереп торырга һәм бәяләргә мөмкин.

"Системада илдә беренче ишегалды һәм иҗтимагый территория реестры булдырыла. Һәр объектка уникаль идентификатор бирелә", - диде илнең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Михаил Евраев.

Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында торак фонды турында белешмә, коммуналь хезмәтләр исемлеге һәм аларның бәясе тәкъдим ителгән. Аны ясаучылар ел ахырына кадәр дәүләт мәгълүмат системасына күпкатлы парковка, балалар һәм спорт мәйданчыкларны да кертергә вәгъдә бирә. Яңа реестрда хәтта фонтан, чәчәк клумбалары, эскәмия, фонарь һәм пандуслар турындагы мәгълүмат та булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев