Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ир-атларның уртача гомер озынлыгы арткан

2017 елның җиде аенда ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67,5 яшь булган, дип яза "Татар-информ".

Россиядә ир-ат һәм хатын-кызлар арасында беренче тапкыр уртача гомер озынлыгының аермасы 10 елга калган. 2017 елның җиде аенда ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67,5 яшь дәрәҗәсенә җиткән. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерә дип хәбәр итә "РИА Новости".

2017 елның сигез аенда Россиядә үлем-китем узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 2,5 процентка кимегән. Шулай итеп, бу вакыт эчендә алдагы елга караганда 31,2 мең кеше тормышы сакланган, дип җиткерә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте ведомство башлыгы сүзләренә сылтама белән.

"Җиде ай эчендә ир-атларның уртача гомер озынлыгы - 67,5 яшькә җиткән ( 66,5 иде). Бу зур үсеш", - дип белдергән Скворцова "Вести-ФМ" радиостанциясе эфирында.

Россиядә хатын-кызлар арасында уртача гомер озынлыгы бүгенге көндә 77,4 яшь, дип билгеләп үткән министр.

"Без әкренләп ир-ат һәм хатын-кызлар арасында уртача гомер озынлыгының аермасын киметә барабыз. Биш ел элек ул 13 ел иде, хәзер беренче тапкыр 10 елдан артык түгел. Бурыч - мөмкин булган кадәр гомер озынлыгын арттырып, аерманы киметү", - дип йомгаклаган министр ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X