Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләрне атадылар

Россиядә сатучы-кассир, пешекче, һөнәри белем бирү педагогы һәм юрист ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр дип табылган.

Ихтыяҗ төп хезмәткәрләргә, вакансияләргә сорау һәм башка параметрлар буенча билгеләнгән.

(«Татар-информ»). 2019 елда Россиядә сатучы-кассир, аш пешерүче, һөнәри белем бирү педагогы һәм юрист ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр дип табылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты презентациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Моннан тыш, ихтыяҗ иң зур булган 10 белгечлек арасына социаль эшчәнлек буенча белгеч, сатулар буенча белгеч, балалар һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү педагогы, шәфкать туташы, эш башкаручы, хисапчы һәм педагог-дефектолог кергән.

Презентациядән күренгәнчә, ихтыяҗ «конкрет һөнәр вәкилләренә, эшчәнлекне тәэмин итүдә төп роль уйный торган хезмәткәрләргә, вакансияләргә сорау һәм сораштыруда катнашучылар өчен әһәмияткә ия башка параметрлар буенча билгеләнгән», дип искәртә агентлык.

Шул ук вакытта, сораштыруда катнашкан компанияләрнең 65 проценты ихтыяҗ зур булган белгечләргә 10 процент кытлык кичерүе, фирмаларның 9,5 процентка якыны шундый хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгы җитмәве хакында белдергән.

Сораштыруда илнең барлык төбәкләреннән 26,9 мең оешма катнашкан. Исемлеккә 1075 һөнәр кергән, аларның 28,4 проценты махсус белешмәлектә юк. Мәгълүматларны эшкәрткәннән соң 181 белгечлек исемлектән төшереп калдырылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә яшәүче 15 миллион кеше һөнәрләренә ихтыяҗ бетү аркасында эшсез калырга мөмкин.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр профессия вакансии