Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң популяр смартфон аталды

Быелның сентябрендә iPhone SE иң күп сатыла торган «акыллы» мобиль җайланма дип табылган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Быелның сентябрендә iPhone SE иң күп сатыла торган «акыллы» мобиль җайланма дип табылды. Бу хакта Mobile Research Group компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Эльдар Мортазинга сылтама белән «Ведомости» хәбәр итә.

2017 ел башыннан әлеге сегментта Samsung Galaxy J1 лидерлыкны бирмәгән, әмма август аенда вәзгыять үзгәргән һәм Apple гаджеты беренче баскычка күтәрелгән. Быелның сентябрендә 119 мең iPhone SE һәм 90 мең Galaxy J1 сатылган, диелә язмада.

Әмма Россия базарына үтеп керү масштаблары буенча Америка корпорациясе әле һаман да Корея гигантыннан калыша: 2017 елның сентябрендә базарда Apple ның өлеше - 14, Samsung ныкы 26,6 процент тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев