Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң арзан автомобильләр рейтингы билгеләнгән

Россиядә сатылучы иң арзан автомобильләр рейтингына илдә эшләнгән биш модель кергән, дип яза "Татар-информ".

Россиядә иң арзан автомобильләр рейтингы билгеләнгән. Исемлек "Российская газета" тарафыннан төзелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Илдә җитештерүче яңа иң арзан автомобиль булып, бәясе 389 900 сумнан башланучы Lada Granta танылган. Икенче һәм өченче урыннарда шулай ук Россиядә җитештерелгән машиналар - Lada Priora (седан) һәм Lada Granta (лифтбек). Алар 399 900 һәм 414 900 сум тора.

Бишлектә иң яхшысы булып, 439 900 сумлык Ravon R2 һәм 440 600 сумлык Lada Kalina (хэтчбек) билгеләнгән. Үзбәкстанның автоматик трансмиссияле бюджет моделе иң кулай сатып алынучы автомобиль, дип билгеләп үткән рейтингны төзүчеләр.

Исемлеккә шулай ук Тольяттида җыелучы седан Datsun on-DO автомобиле дә кергән. Аның бәясе 442 мең сумнан башлана. Исемлектә алдагысыннан 7 мең сумга кыйммәтрәк булган седан Ravon Nexiaһәм 459 000 сумлык Brilliance H230 (седан) да бар.

Рейтингны Lada 4x4 (475 мең сумнан башлана) һәм 479 мең сумлык Renault Logan төгәлли.

Шул ук вакытта рейтингтагы барлык автомобильләрнең дә бәяләре 20 мең сумга арткан. Бу исә илдә автомобильгә бәяләр арта башлаган дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев