Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә Хәрби диңгез флоты көне зурлап билгеләп үтелә

Санкт-Петербургта бәйрәмдә Кытайдан "Хэфэй" эсминецы, "Юньчэн" фрегаты кораблары катнашкан, дип яза "Татар-информ". Россия Федерациясе Хәрби диңгез флоты көне безнең илдә Россия Президенты Владимир Путин Указы (2006 елның 31 май көнендә кул куелган 549 нчы Указ) нигезендә уздырыла. Шул уңайдан һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп...

Санкт-Петербургта бәйрәмдә Кытайдан "Хэфэй" эсминецы, "Юньчэн" фрегаты кораблары катнашкан, дип яза "Татар-информ". Россия Федерациясе Хәрби диңгез флоты көне безнең илдә Россия Президенты Владимир Путин Указы (2006 елның 31 май көнендә кул куелган 549 нчы Указ) нигезендә уздырыла. Шул уңайдан һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтәләр. Бүген Санкт-Петербургта, Калининградта, Владивостокта, Севастопольдә парадлар узды. Төп парад Санкт-Петербургта булып, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашты, дип хәбәр итә бу хакта 1 нче каналның "Яңалыклар" сайты. Владимир Путин өске палубада тезелеп баскан офицерлар һәм мичманнарны сәламләде. Аннары аларга котлау сүзе ирештерде: "Сезне гаилә учагы янында көтеп торучыларга, үз сөюе белән җылытучыларга рәхмәт! Сезгә, иң катлаулы бурычларны да үтәргә әзер булган һәм үтәгән өчен, лаеклы хезмәтегез һәм Ватаныбызга, халкыбызга какшамас тугрылык өчен рәхмәт белдерәм! Хәрби диңгез флотына дан! Бәйрәм белән! Ура!", - дип тәмамлый сәламләвен президент. Тантаналы чарада 50 корабль һәм су асты көймәсе, 40тан артык самолет һәм вертолет, 5 меңнән артык диңгезче булган. Петербургта, Россиядә Хәрби диңгез флоты парадлары тарихында беренче тапкыр, Балтик, Төньяк, Кара диңгез флотлары һәм Каспий флотилиясе катнашкан. Хәрби диңгез флотының 321 еллыгына багышланган парадтан соң мәдәни программа башланган, ул 22.30 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев