Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 26 процентка түбән

Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, Россия бу күрсәткеч буенча күп кенә чит илләрдән калыша. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә хатын-кызлар ир-атларга караганда дүрт тапкыр кимрәк хезмәт хакы алып эшли, дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. "Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 26 процентка түбән,...

Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, Россия бу күрсәткеч буенча күп кенә чит илләрдән калыша.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә хатын-кызлар ир-атларга караганда дүрт тапкыр кимрәк хезмәт хакы алып эшли, дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 26 процентка түбән, - дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец пәнҗешәмбе көнне 2017-2022 елларга хатын-кызлар мәнфәгатендәге илкүләм стратегияне тормышка ашыру буенча Россия хөкүмәте карамагындагы координацион совет утырышында.

Аның сүзләренчә, Россия хатын-кызлар һәм ир-атлар хезмәт хакы нисбәте күрсәткече буенча күп кенә чит илләрдән калыша. Вице-премьер билгеләп үтүенчә, 2015 ел йомгаклары буенча, Россиядә ир-атларның уртача хезмәт хакы - 38,6 мең сум, ә хатын-кызларның бары 28 мең сум гына. "Иң аз аерма мәгариф өлкәсендә күзәтелә", - дигән Голодец.

Ул шулай ук Россиядә хатын-кызларның барлык эшчәнлек тармакларында эшләвен, шул ук вакытта илнең социаль иминлеген һәм киләчәген турыдан-туры тәэмин итә торган хөкүмәт органнарында алар өлеше югары булмавын җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев