Мөслим-информ

Россиядә гомер озынлыгы тарихи югарылыкка җитте

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге күрсәткеч хәзер 72 ел да 6 ай тәшкил итә.


("Татар-информ"). Россиядә гомер озынлыгы тарихи югарылыкка җитте һәм ул уртача 72 ел да 6 ай тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Төгәлләнеп килә торган 2017 елда Россия халкының уртача гомер озынлыгы тарихи максимумга - 72 ел да 6 айга җитте", - дигән ул.

Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, 2005 елдан Россиядә гомер озынлыгы уртача 7 ел да 2 айга арткан. "Ир-атларда ул 8 ел да 6 айга, хатын-кызларда 5 елга артты", - дип аңлаткан министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: