Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә гомер озынлыгы беренче тапкыр 72,5 яшькә җиткән

Ир-атлар арасында гомер озынлыгы 67,5 яшькә кадәр артса, хатын-кызларда - 77,4 яшь.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә беренче тапкыр гомер озынлыгы 72,5 яшькә җиткән, дип яза ТАСС агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министрының сүзләренә сылтама ясап."Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, агымдагы елның җиде аенда Россиядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 0,63 елга арткан һәм ил тарихында беренче тапкыр 72,5 яшьне тәшкил итте. Шул ук вакытта ир-атлар арасында гомер озынлыгы 1 елга артып, 66,5 тән 67,5 яшь булган. Хатын-кызлар исә уртача 77,4 яшькә кадәр яши", - дип белдергән илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X