Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

 Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим итте. РИА Новости агентлыгы язуынча, документ проекты норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән.

«Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында әлеге чара аренда торагы базарын үстерергә ярдәм итәр дип саныйлар.

«Аренда фондының зур өлеше Россия икътисадының „күләгәдәге“ секторында урнашкан һәм бюджетка табыш китерми. Россиядә институциональ аренда торагы юк диярлек», — диелә проектта.

Моннан тыш, ведомство ипотека кредитлары бирү юлы белән коммерция арендасы проектларына ярдәм күрсәтү механизмнарын булдыру һәм озак вакытлы аренданы торак биналарны милеккә бирүдә альтернатива итү тәкъдиме белән чыга.

Әлеге чаралар нәтиҗәсендә 2030 елда аренда торагын төзү күләме биш миллион квадрат метрга кадәр артыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев