Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә “барысы да кертелгән” системасы үстереләчәк

"Барысы да кертелгән" системасын җәелдерерү туризм продуктын дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итә, дип саный туризм буенча федераль агентлык.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Туризм буенча федераль агентлык кунакханәләрдә "барысы да кертелгән" системасын үстерү һәм Россиянең төрле төбәкләрендә җәелдерерү мөһим дип саный. Моның белән илнең туризм продуктын дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итеп була, дип җиткергән чәршәмбе көнне ведомство башлыгы Олег Сафонов. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Алдан вакытлы матбугатта Төркия сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре конфедерациясе (TESK) башлыгы Бендеви Паландокен туристлык индустриясен "барысы да кертелгән" системасыннан баш тартырга чакыруы турында хәбәр ителгән иде.

Паландокен фикеренчә, әлеге система туристлык зоналарында сәүдә һәм һөнәрчелек бизнесы үсешенә комачаулык итә, чөнки туристлар кибетләрдә сирәк йөри.

"Кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүдә "барысы да кертелгән" системасыннан баш тартыргамы-юкмы - монысы Төркия коллегалары эше. Әмма без әлеге системаны Россия территориясендә таратуны мөһим дип саныйбыз, чөнки ул Россия туристлары арасында зур популярлыкка ия", - дип җиткергән Сафонов РИА "Новости"га.

Ул "барысы да кертелгән" системасы Краснодар краенда гамәлгә кереп килүен, бу эшкә туроператорлар һәм отельерлар кушылып киүен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев