Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә АИ-95 бензинының бер литрына уртача бәя 40 сумнан артты

Узган атнада (4-11 июнь) Россиядә ягулыка бәя кинәт артты, дип хәбәр итә "Интерфакс" Россия Энергетика минстрлыгының ягулык-энергетика комплексының Үзәк диспетчерлык Идарәсе мәгълүматларына сылтама белән.

АИ-95 безнинының бер литрына уртача бәя атна эчендә 9 тиенгә күтәрелеп, беренче тапкыр 40 сумнан артты. АИ-92 бензинына уртача бәя 16 тиенгә күтәрелде һәм бер литры 37,35 сум булды. Җәйге дизель ягулыгы уртача 8 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры 38,17 сумга җитте.

Аи-92 бензинына бәя үсү буенча лидер - Себер округы. Анда әлеге марка бензинның бер литрына бәя 36 тиенгә арткан. Шулай ук Алтай крае, Иркутск өлкәсе һәм Алтайда бәяләр 50 тиенгә кадәр арткан. Тувада АИ-92 бензинының бер литры 86 тиенгә кыйммәтләнгән. АИ-92 бензинына бәя Урал округының барлык төбәкләрендә дә арткан.

Үзәк округта Аи-92 бензинына бәя 22 тиенгә күтәрелгән. Ләкин Иваново өлкәсендә ул 50 тиенгә, Калуга һәм Кострома өлкәләрендә - 40 тиенгә кыйммәтләнгән. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә - ягулык куллану буенча иң зур төбәкләрдә, бәя 21-24 тиенгә үскән.

Аи-95 бензинына бәя үсү темплары Россиянең ягулык салу станцияләрендә ул кадәр үк көчле булмаган. Ләкин, бу бензинның сизелерлек кыйммәтләнүе Уралда, Үзәк округта һәм Себердә күзәтелә. Җәйге дизель ягулыгы нигездә, Себердә, Ерак Көнчыгышта һәм Россиянең көньягында кыйммәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев