Мөслим-информ

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр арта

Хәзерге вакытка кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка артуына бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – 1,7, ә 2019 елның 1 июленнән 2019 елның гыйнварына карата өстәмә рәвештә 2,4 процент күләмендә индексацияләү турында карар кабул ителде», - диелә документның аңлатма язуында.

Хәзерге вакытта кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/01/189047/

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 1 июль 2019 - 11:47
    Без имени
    1111