Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия җыелманың капкачылар тренеры: Эмиль Гарипов үз юлын сайлады, аны күзәтәбез

Россия хоккей җыелма командасының капкачылар тренеры Рәшит Давыдов «Ак Барс» капкачысына игътибар кимемәвен җиткерде.


(«Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов үз юлы буйлап бара, әмма Россия җыелмасының тренерлар штабы аның артыннан күзәтә. Бу хакта «Р-Спорт» агентлыгына милли команданың капкачылар тренеры Рәшит Давыдов җиткергән.

Эмиль Гарипов Континенталь хоккей лигасының бу сезонында 25 матчта уенга чыкты һәм капкага сугылган алкаларны кире кагу проценты (93,8 процент) буенча лигада алтынчы урында бара. Ә ышанычлылык коэффициенты (1,81) буенча бераз арттарак - сигезенче урын.

«Ак Барс» составында төп капкачы булган Эмиль Гариповны ил җыелмасының тренерлар штабы Европа хоккей турының Финляндиядә узачак Карьяла кубогына да, Германия кубогында катнашу өчен Олимпия командасына да чакырмады.

«Капкачылар уенына карата билгеле бер караш бар. Гарипов безнең карашка туры килмәде, дип әйтеп булмый, әмма минем өчен кайбер әйберләр ачык күренә. Өстәвенә безнең тәҗрибә һәм аерым сөйләшү дә булды. Кеше үз юлы буйлап атлый, без алга таба ни булачагын күзәтәбез», - дигән Рәшит Давыдов.

Сүз уңаеннан, 26 яшьлек Эмиль Гарипов бу сезндагы 3 уенда үз капкасын «коры» калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев