Россия яшелчә саклагычлар белән 10-15 процентка тәэмин ителгән, дип белдерде илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев. Аның сүзләренчә, киләсе елларга, азык-төлеккә бәяләрнең артуын булдырмас өчен, 2 миллион тонна сыйдырышлы саклагычлар төзергә кирәк булачак. Бу хакта "Известия" язып чыкты.
"Әгәр дә берни эшләмәсәк, 3-5 елдан соң яшелчә саклау урыны буенча кытлык кичерәчәкбез, ул исә бәягә йогынты ясаячак", - дигән Ткачев.
"Без инде быел ук якынча 280 мең тонна яшелчә сакларлык урын төзергә планлаштырабыз, әмма мондый темплар белән 3-5 ел эшләргә кирәк булачак, - ди министр. - Саклагычлар санын арттырсак, киләчәктә сезонлы яшелчә бәяләре кисәк үзгәрүне кисәтеп булачак".
Нет комментариев