Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия туристлары арасында яңа ел ялларында Казан популяр юнәлеш булып тора

Федераль туризм агентлыгы россиялеләрнең яңа елда кайда ял итәчәген ачыклаган. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Ил эчендә ял итүне сайлаган Россия туристлары арасында яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр юнәлешләр булып Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Казан санала. Бу мәгълүматны әлеге шәһәрләргә бронь салу саны буенча Федераль туризм агентлыгы (Ростуризм)...

Федераль туризм агентлыгы россиялеләрнең яңа елда кайда ял итәчәген ачыклаган.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Ил эчендә ял итүне сайлаган Россия туристлары арасында яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр юнәлешләр булып Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Казан санала. Бу мәгълүматны әлеге шәһәрләргә бронь салу саны буенча Федераль туризм агентлыгы (Ростуризм) ачыклаган, дип яза "Известия".

Чит илгә баручылар ешрак Вьетнам, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм Израильне сайлый. RT хәбәр иткәнчә, Россиядә һәм чит илдә ял итү бәясе узган елдагыча калган: 25 мең һәм 35-40 мең сум.

Иң үзенчәлекле юнәлеш булып Кытай билгеләнгән. Анда "дүрт йолдызлы" кунакханәдә 8 көн куну 150 мең сум тәшкил итәчәк.

Ростуризм җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Горин бәян иткәнчә, соңгы елларда туризмга ихтыяҗ кризиска чаклы дәрәҗәгә кайта. Пассажир ташу 20 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев