Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 2 маддә буенча җинаять эше кузгаткан

Казанлы үзенең ир туганы "Шевроле Нива" машинасына утырып китеп югалуы турында 11 октябрь көнне Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе "Дербышки" полиция бүлегенә хәбәр итә. Әлеге хәбәрне тикшергән вакытта полицейскийлар шушы югалган кешенең алдагы кичтә "112" хезмәтенә шалтыратып, Песчаные Ковали белән Карадули авыллары арасында "ВАЗ-2115" белән бәрелешүен һәм аның йөртүчесе...

Казанлы үзенең ир туганы "Шевроле Нива" машинасына утырып китеп югалуы турында 11 октябрь көнне Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе "Дербышки" полиция бүлегенә хәбәр итә. Әлеге хәбәрне тикшергән вакытта полицейскийлар шушы югалган кешенең алдагы кичтә "112" хезмәтенә шалтыратып, Песчаные Ковали белән Карадули авыллары арасында "ВАЗ-2115" белән бәрелешүен һәм аның йөртүчесе белән сугыш чыгарга торуын хәбәр иткәнлеге беленә.

Алга таба әлеге югалган затның кайдалыгын ачыклау буенча оператив эзләү эшләре барышында аның 10 октябрьдә шуннан ерак булмаган урындагы агрофирмаларның 2 хезмәткәре, Авыл хуҗалыгы көнен бәйрәм иткәч, көмешсыман 15 нче модель Ладада китүләре турында мәгълүмат алына. Алар 22 һәм 27 яшьлек Лаеш районы Сокура егетләре булуы беленә. Аңлатма бирү өчен алар полиция бүлегенә шундук тотып китерелә, сөйләшү барышында туганнарның кечесе "Шевроле Нива" белән алдагы көнне бәрелешүен, аннары йөртүчесен үтерүен таный.

Әлеге җинаятьне кылуда шикле егет, абыйсы белән өйләренә кайтып барганда, "Шевроле Нива" белән чак кына транспорт һәлакәте чыгармый кала, нәтиҗәдә, низаг туа, бәхәс вакытында ул "Шевроле Нива" йөртүчесенең битенә берничә тапкыр суга. Ир исә, куркып калып, тиз генә машинасына утырып китеп бара, шулай булса да, абыйлы-энеле аны куалый китә. Туфрак юлларның берсендә алар машинаны куып җитеп бәрдерә, нәтиҗәдә, автомобиль сул ягына ята. Аның рулендагыны тартып чыгарып, әлеге икәү аны кыйный. Аннары кечесе кулына көрәк алып, корбанының башына берничә тапкыр суга, исән түгеллегенә төшенгәч, аны машинасына салып, өйләренә кайтып китәләр. Кайткач, олысы йокларга ята, кечесе, башка машинага утырып, һәлакәт урынына бара. Килгән машинасын урман посадкасына куеп, корбанының машинасына бензин сибеп ут төртә, дип "Татар-информ"га хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

Шушы факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 2 маддә буенча җинаять эше кузгата: РФ ҖКның 105 нче маддәсе 2 нче өлеше ("Үтерү") һәм 167 нче маддәсе 1 нче өлеше ("Белә торып милекне юк итү") буенча. Тикшерү идарәсе видеоязмасында әлеге тоткарланган абыйлы-энеленең Фәнис һәм Рамис Ситдыйковлар булуы, корбанын аның машинасыннан алынган көрәк белән кыйнаулары, аннары бау белән бәйләүләре, шул рәвешле, үтергәнче кыйнаулары әйтелә. Җинаять кылуда шикле агай-эне гаепләрен өлешчә таныган.

"http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/14/114579/"Полиция Лаеш районында балыкчы ир кешене үтерү буенча кузгатылган җинаять эшен ачты"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X