Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты Владимир Путин сәясәтчеләргә ышаныч рейтингында кабат беренче

Октябрь ахырына алынган мәгълүматар буенча, дәүләт башлыгына 52,5 процент Россия халкы ышана.


«Татар-информ».

Россия Президенты Владимир Путин кабат сәясәтчеләргә ышаныч рейтингын әйдәп бара. Октябрь ахырына алынган мәгълүматар буенча, аңа 52,5 процент Россия халкы ышана, дип хәбәр итә «Российская газета» Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләренә сылтама биреп.

«Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының беренче баскычында тотрыклы рәвештә Владимир Путин урнашкан (ай азагында аның күрсәткече 52,5 процентка җиткән). Икенче һәм өченче урынны Сергей Шойгу (19,2 процент) һәм Дмитрий Медведев (13,5 процент) алып тора», - диелә сораштыру нәтиҗәләрендә.

Ышанмау буенча лидер булып Владимир Жириновский калган.

Рейтинг «ВЦИОМ-Спутник» бөтенроссия сораштыру мәгълүматлары буенча төзелә. Мәгълүматлар телефон аша сораштыру уздырып җыела. Көн саен сораштыруда Россиянең 80 төбәгеннән 18 яшьтән өлкәнрәк 4200 респондент катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X