("Татар-информ", Наталья Рыбакова). "Россия почтасы"ның Татарстан бүлекләре төзекләндерелә һәм модернизацияләнәчәк, ә почта хезмәтләре сыйфаты яхшырачак. Бу хакта "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Николай Подгузов Казанда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң җиткерде.
"2018 елда мөһим мәсьәлә булып, почта бүлекләре челтәрен заманча форматка трансформацияләү тора", - дип җиткерде ул. Спикер билгеләп үткәнчә, "Россия почтасы" заманча һәм функциональ, чиратларсыз, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүле булырга тиеш.
Бу максаттан бүген Казанда Татарстанда почта элемтәсе үсеше буенча программа имзаланды.
Документка "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Николай Подгузов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
"Программа төбәктә почта элемтәсе хезмәте сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Ул почта элемтәсе бүлекләрен төзекләндерүдә, аларны мәгълүмат продуктлары белән тулыландыруда уртак эшне күзаллый", - дип хәбәр итте коллегиядән соң журналистларга Николай Подгузов.
Нет комментариев