Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Почтасы хезмәткәрләре татарстанлыларга пенсия буенча аңлатмалар бирә

Татарстанның 16 районында пенсия консультантлары хезмәте әлеге эшнең нәтиҗәле булуын күрсәтте, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Бүгенге көндә Татарстанда 16 консультант пенсия һәм социаль түләүләр буенча халыкка ярдәм күрсәтә. Россия Почтасы хезмәткәрләре почта клиентларына һәм Россия Пенсия фонды территориаль бүлекчәләренә килүчеләргә пенсия буенча консультация бирә. Бу хакта "Татарстан почтасы" хәбәр итә.

Татарстанның 16 районында пенсия консультантларын булдыру әлеге хезмәтнең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Узган ел белән чагыштырганда, почта хезмәтләренә ихтыяҗ чирек тапкырга арткан.

Россия Почтасы - халыкка пенсия түләүдә хезмәт күрсәтә торган бердәнбер оешма. Клиент теләге белән ул, саклык чаралары күрелеп, өйгә дә китереп бирелә. Оешманың пенсия тапшыруда өстенлеге шунда: федераль почта операторы киң җәелдерелгән һәм ул банк учреждениесе булмаган җирдә дә хезмәт күрсәтә ала.
Пенсия алу буенча белешмә-аңлатмаларны Татарстанда Россия Пенсия фонды пенсияләрен түли торган территориаль бүлекчәләрдә алырга була. Акчалата түләүләрне якындагы почта бүлегеннән алу өчен, территориаль бүлекчә җитәкчесе исеменә гариза язарга кирәк.

Пенсия тапшыруда Россия Почтасын сайлауда пенсионерга Россия Пенсия фондына хәбәр итү сорала. Пенсия һәр айда 3есеннән 25енә кадәр түләнә, төгәл көнен белү өчен, почта бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев