Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия нефть чыгару буенча дөньяда беренче урында булуын дәвам итә

Россия июньдә көнгә уртача 10,183 миллион баррель нефть җитештергән.

Россия июньдә көнгә уртача 10,183 миллион баррель нефть тапкан, шул рәвешле ул дүртенче ай рәттән "кара алтын" җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора, дип раслый Россия статистика федераль хезмәте мәгълүматлары. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Согуд Гарәбстаны, июньдә көнгә уртача 9,95 миллион баррель нефт җитештереп, икенче урында булган.

Нефть экспортерлары илләре июньдә тәүлеккә 32,6 миллион баррель нефть чыгарган, шуларның 4,502 миллионы Иракка туры килә.

2017 елның беренче ярты еллыгында Россия нефть экспортының гомуми күләмдәге чагыштырма авырлыгы 27,3 процентны, ягулык-энергетика товарлары экспортында 43,7 процентны тәшкил иткән (2016 елның беренче ярты еллыгында 25,4 һәм 43,1 процент булган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев