Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия кибетләрендә чит илләрдән кертелгән товарлар бермә-бер кимегән

2017 елның II квартал йомгаклары буенча, чит илдә җитештерелгән куллану товарлары 33 процентны, азык-төлек 21 процентны тәшкил итә. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 2017 елның II квартал йомгаклары буенча, чит илдә җитештерелгән куллану товарлары 33 процентны, азык-төлек 21 процентны тәшкил итә. Дәүләт федераль статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 2005 елдан башлап,...

2017 елның II квартал йомгаклары буенча, чит илдә җитештерелгән куллану товарлары 33 процентны, азык-төлек 21 процентны тәшкил итә.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 2017 елның II квартал йомгаклары буенча, чит илдә җитештерелгән куллану товарлары 33 процентны, азык-төлек 21 процентны тәшкил итә. Дәүләт федераль статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 2005 елдан башлап, бу импортта иң түбән өлешле күрсәткеч. Бу хакта "Известия" җиткерә.

Росстат соңгы түбән күрсәткечне 2017 елның I кварталында 36 процент белән билгеләгән булган. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында чит ил товарлары өлеше аз булуын берничә сәбәп белән аңлатканнар.

"Биредә мөһим фактор булып, Россия территориясендә җитештерү предприятиеләрен халыкара корпорация инвестицияләве тора. Шулай итеп, концерн товарлары чит илдә җитештерелгән товарлар сафыннан үзебезнең илдә эшләнгәнәр рәтенә күчә. Бу ил икътисады өчен дә, җитештерүчеләргә дә файдалы", - дип җиткергәннәр ведомствода.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит илдән кергән яшелчәләрнең үзебездәгеләр белән катнаштыру уңышлы баруын җиткергәннәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2015-2016 елларда 326 гектарда яңа теплицалар төзелүен һәм 40 гектардан артыгының модернизацияләнүен җиткергәннәр. 2016 елда теплицалардан алган уңыш 814 мең тонна, ягъни 2014 елдагыдан 18 процентка югары булган.

"2016 ел йомгаклары буенча, без яшелчәләр белән үзебезне 92 процентка тәэмин иттек. 2020 елга без тагын 1,8 мең гектарда теплицалар төзергә уйлыйбыз, ул вакытта эчке ихтыяҗ тулысынча ябылачак", - дип белдерәләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Россия федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиягә яшелчәләр кертү ике тапкырдан артыкка кимегән. Чит илдә җитештерелгән товарларның илнең сәүдә киштәләрендә кимүен ритейлерлар да раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев