Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкына чит ил паспортлары бирү вакыты кыскартыла

Хәзерге кагыйдәләр буенча, документны рәсмиләштерү дүрт айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. (Казан, 11 август, "Татар-информ"). Эчке эшләр министрлыгы Россия халкына чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү вакытын кыскарту буенча канунга төзәтмәләр кертүне эшли башлаган. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Канун проекты турында хәбәрне Россия Эчке эшләр министрлыгы норматив хокук актлары...

Хәзерге кагыйдәләр буенча, документны рәсмиләштерү дүрт айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Эчке эшләр министрлыгы Россия халкына чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү вакытын кыскарту буенча канунга төзәтмәләр кертүне эшли башлаган. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Канун проекты турында хәбәрне Россия Эчке эшләр министрлыгы норматив хокук актлары проектлары федераль порталында урнаштырган.

Документтан күренгәнчә, "Россиядән чыгу һәм Россиягә керү тәртибе турында"гы Федераль канунның 10 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү, шул исәптән Россия гражданнарына чит ил паспортын рәсмиләштерү һәм бирү вакытлары да, күздә тотыла.

Полициядә хәзерге вакытта чит ил паспортлары рәсмиләштерү озак бару сәбәпле, үзгәрешләр кертү зарурлыгы туа, дип җиткерелгән. Моннан тыш, алдан министрлык Россия хөкүмәтеннән тиешле йөкләмә алган булган.

Әлеге уңайдан вакытның күпмегә кыскарачагы әлегә билгесез. Хәзерге канун нигезендә яшәү урыны буенча гариза биргәндә чит ил паспортлары рәсмиләштерү - бер айдан, килү урыны буенча биргәндә дүрт айдан артмаска тиеш.

Ашыгыч рәвештә кирәк булганда, мәсәлән, дәвалану яисә якын кешең үлгәндә, раслаучы тиешле документлар булганда, паспортны рәсмиләштерү өч эш көненнән артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X