Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия гражданнары Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк,чөнки сайлау участокларына илнең күпчелек гражданнары килергә җыена. Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Александр Брод шундый фикер әйтте.

"Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән 12 марттагы сораштыру нигезендә, сораштырылучыларның 45% ы инде сайлау участокларына килергә булган, тагын 24% ы:“Әйе, килербез", - дип җавап биргән", - дип билгеләде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне Иҗтимагый палаталар, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләү өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.
Исегезгә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X