Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Элемтә министрлыгы башлыгы: "Халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак"

Министр сүзләренчә, 2018 ел башында "эчке челтәр роумингы" төшенчәсе гамәлдән чыгачак. (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, халыкара элемтәдән файдаланган өчен тариф ил эчендәге тариф кадәр булгач, халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак дип фаразлады, дип яза ТАСС. «Халыкара роуминг» төшенчәсе бөтенләй юкка...

Министр сүзләренчә, 2018 ел башында "эчке челтәр роумингы" төшенчәсе гамәлдән чыгачак.


(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, халыкара элемтәдән файдаланган өчен тариф ил эчендәге тариф кадәр булгач, халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак дип фаразлады, дип яза ТАСС.

«Халыкара роуминг» төшенчәсе бөтенләй юкка чыгарга мөмкин, дип белдерде Никифоров Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында узган матбугат конференциясендә.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, 2018 ел башында "эчке челтәр роумингы" төшенчәсе гамәлдән чыгачак, элемтә операторлары үз тариф планын үзгәртергә тиеш булачак.

Министр белдерүенчә, бер яки берничә төбәктә генә эшли торган зур булмаган кәрәзле операторлар башка төбәктә халыкара роумингка күчә, бу вакытта бер операторның sim-картасына башка оператор челтәре хезмәт күрсәтә. Мондый роумингны гамәлдән чыгарган очракта, элемтә бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X