Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия чемпионы булган лицей егетләрен мөслимлеләр зурлап каршы алды

Россиянең сигез федераль округыннан 13-14 яшьлек яшүсмерләр командалары авыл мәктәпләре арасында мини-футбол буенча "Йолдызларга якынаеп" Бөтенроссия спорт ярышларында финалга чыгу өчен көрәште. Ярышлар Кырым ярымутравында урнашкан "Артек" Халыкара балалар үзәгендә үтте. Турнирда Татарстан данын яклаган безнең Мөслим командасы җиңүче булды. Яшь чемпионнарга бүләкләрне Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сенников, Евгений Алдонин...

Россиянең сигез федераль округыннан 13-14 яшьлек яшүсмерләр командалары авыл мәктәпләре арасында мини-футбол буенча "Йолдызларга якынаеп" Бөтенроссия спорт ярышларында финалга чыгу өчен көрәште. Ярышлар Кырым ярымутравында урнашкан "Артек" Халыкара балалар үзәгендә үтте. Турнирда Татарстан данын яклаган безнең Мөслим командасы җиңүче булды. Яшь чемпионнарга бүләкләрне Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сенников, Евгений Алдонин һәм Дмитрий Булыкин тапшырды. Проектны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт политикасы департаменты оештырды.

Дүшәмбе көнне кич район мәдәният йорты каршында мөслимлеләр Россия чемпионнарын каршы алдылар. Автобустан малайлар туп-туры балаларын зарыгып көтеп алган әти-әниләренең, әби-бабайларының җылы кочакларына төштеләр. Аларны лицей укучылары, тантаналы каршы алуга җыелган мөслимлеләр көчле алкышлар, шатлыклы авазлар, динамиклардан яңгыраучы дәртле көйләр белән каршы алдылар. Россия һәм Татарстан әләмнәре җилфердәгән төнге мәйдан бенгал һәм кәрәзле телефоннар утларыннан тагын да яктырып китте. Татарстан, Мөслим данын бөтен Россиягә яңгыраткан футбол командасын район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде.

Балаларны җаваплы сәфәргә алып барып, алар өчен җан атып торган "Яшьлек" спорт комплексыннан команданың тренеры Илфат Хафизов һәм лицейның физкультура укытучысы Айдар Исламов зур җиңүдән соң туган хисләре белән уртаклаштылар. Алар шулай ук җирлектә спортның һәр төре белән шөгыльләнергә һәм ярышларга бару мөмкинлекләре тудырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр, футбол федерациясе җитәкчелегенә, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, балаларның тырыш, омтылучан булулары, тәртипле булулары белән башкалардан аерылып торуларын билгеләп үттеләр.

Менә алар - Россия чемпионнары, футбол буенча район тарихында беренче тапкыр зур җиңү яулаган команда: 8а сыйныфыннан - Эдуард Петров (капитан), Илгиз Әгъләмов, Айнур Муллагалиев, Шамил Насыйбуллин, 8бдан - Ранис Абдуллин, 7адан - Денис Петров (ул ярышта иң яхшы капкачы буларак танылып, шулай ук кубокка лаек булды), Рәфкать Әхмәдиев, Динар Кондратьев, Илназ Нуруллин, 7бдан - Илдан Гайнетдинов, Илдан Әһлиев, 6б сыйныфыннан - Ринас Романов. Җиңү яулауда, әлбәттә, тренировкалар әһәмиятле роль уйный. Яшүсмерләр "Артек"та финал уеннарына кадәр бер сәгать дәвамында профессионаллар үткәргән мастер-класста катнашкан - футбол техникасының төп элементларын өйрәнгән.

- Балалар тәҗрибәле остазларның һәр киңәшен теләп үтәде, - ди команданың тренеры Илфат Хафизов. Аннан соң сигез команданың һәркайсы танылган футболчылар белән иптәшләрчә очрашуда уйный.

Чемпионнарның әти-әниләре дә бик шат. Алар балаларының буш вакытларын файдалы үткәрүләреннән канәгать. Үсмерләр футбол белән балачактан ук мавыкканнар, ныклап шөгыльләнүләренә дүрт ел, ди тренерлары.

- Укучыларыбыз спорт мәйданчыкларына дәресләрдән соң да үз теләкләре белән киләләр, шөгыльләнәләр, - ди лицей директоры Лилия Хәбибуллина.

Шулай итеп, Мөслимнең спорт күк йөзендә яңа йолдыз кабынды. Ул - лицей укучыларыннан торган "Яшьлек" спорткомплексының "Мирас" мини-футбол командасы. Аларның үрнәгенә башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр дә иярсен, кубоклардан кала, бу турнирдан кайткан танылган спортчыларның имзалары булган футбол тубына башка истәлекле бүләкләр дә өстәлсен иде.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев