Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росреестрга документларын тапшырмаганнар җирсез калырга да мөмкин

Республикада даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Бу өстенлектән балигъ булмаган баланы озак вакытка уллыкка, кызлыкка, асрамага алучылар да файдалана ала.

2012 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр, җир участогы сорап, күпбалалы 490 кешедән гариза кергән, шуларның 336 сына җир кишәрлекләре бирелгән. Аларның 181е җирләренә регистрация үткәргән. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасыннан хәбәр итүләренчә, 2012 елда ук җир алып та, бүгенгә кадәр регистрация үткәрмәгән 152 гаилә бар. Росреестрга документларын тапшырмаганнар бөтенләй җирсез калырга да мөмкиннәр. Бүгенге көндә күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре иске аэропорт яклап урнашкан Чишмә, Игенче, Алмалы урамнарыннан бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X